Ночь упала на город, шепча
Не понятные сразу слова.
Чувства, мысли цепляя, звуча,
Превращается в строки письма.
Заставляет схватить карандаш,
Не оставив и выбора мне.
Нету сил, не могу не писать,
Подчиняюсь во всём темноте.
Мне на волосы вешает снег
И сама уже вся в седине.
Разукрашены сеткой глаза,
Видят что-то в моих, в глубине.
Улыбнется тепло - я пьяна,
Я покорна, быть может больна.
В грудь вселилась как будто она,
научилась её узнавать.
Приспособилась чуять её,
Каждый знак понимать как должно.
Чередуя прохладу с теплом,
Примеряю её волшебство.
Как же ей её чары идут.
Восхищаюсь. Пишу как могу.
Ночь уходит, с приходом зари,
Что-то вновь говоря на ходу.
Перевод Ф. Нуртдинова Шәһәргә төн төшә. Үзенә
әллә ни сөйләнә-сөйләнә,
мин язган юлларга әйләнә.
Хисләргә, уйларга бәйләнә.
Каләмне алдыра. Янә бер
ул мине сайлаусыз калдыра.
Ихтыяр көчем юк язмастай,
үтимен карусыз барын да.
Чәчләргә үрелә, кар элә.
Үзенең дә чәчен чал сарган.
Ә юл-юл җәтмәләр бизәгән
күзләре – күземә караган.
Мөлаем елмайса – мин әсир,
гүя, чир бу халәт.
Мин күндәм.
Ул минем күкрәктә яши күк,
мин аны тоярга өйрәнгән.
Көйләнгән мин аны танырга,
тыңларга мәҗбүрмен һәр ымын.
Салкынын җылыга алмашып,
ябынып карыймын тылсымын.
Үзенә серлелек тап-таман.
Сокланам. Һәм язам мин янә.
Ул китә
таң килгәч яңадан
нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә.
®Оксана Ильюп
#ОксанаИльюп #шигърият #төнгеилһам