В журнале памяти тех строчек не найти, А были если, выцвели под солнцем. Да и мелодия сквозь годы не звучит, Как будто всё потёрто чудотворцем Не важно, это лишь сердечные дела. В те времена боролась с разумом душа - Страдание впиталось в кровь, а в остальном: Сквозь призму взгляд и на ушах лапша Обида если вдруг в душе живёт подчас, Забудь. А нет, тут вылезает эго, "Я" . Спасенье лишь одно: живи сейчас, Ведь соткан мир и я из нитей бытия Из этих нитей вышиты цветы, Букашки, птицы - фауна и флора. Энергия одна - у всех таких как мы, У гор и моря, космоса просторов Нет смысла в плаче, в злости, в поиске врагов. Листы аккордов старых стёрты в пыль. История забыта в омуте веков. Кто помнит всё? Где вымысел, где быль? Примерный перевод Ф. Нуртдинова Хатирәләр дәфтәренә язылмаган. Язганнарын – кояш ашап, төсе уңган. Ерак еллар аша моң да ишетелми. Әйтерсең лә, бу хәл күптән, күптән булган. Мөһим түгел, инде бары йөрәк хәле. Җан һәм зиһен каршы булган хәтәр мәлне Газаплану – канга сеңгән. Ә калганы Үз күзлегең аша гына күренгәне. Җан нечкәсе калган булса берчак рәнҗеп, Оныт. Ә юк! Бар бит мәлгунь мин-минлелек. Котылырга тик бер чара: чынбарлыгым! Дөнья мине үз җебеннән теккән белеп. Үз җебеннән чиккән барлык чәчкәләрне; Кош-кортларны, үсемлекләр, җәнлекләрне; Һәм тауларны (кыяларда шул ук җегәр); Сине, мине. Аны. Безнең кебекләрне. Мәгънә эзли күрмә, елап, ачулардан. Иске аккорд дәфтәрләрен еллар йоткан. Иске җырны кемнәр откан? Безнең тарих Мәңгелекнең чоңгылында онытылган... ®Оксана Ильюп

Теги других блогов: стихи жизнь бытие